Онлайн трансляция

Свернуть

Салават Фәтхетдинов "ШАЯН ТВ"да кунакта булды

Салават Фәтхетдинов "ШАЯН ТВ"да кунакта булды

https://tnv.ru

26 Сентябрь 2022, 15:07

1254

0

Салават Фәтхетдинов "ШАЯН ТВ"да кунакта булды
Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов "ШАЯН ТВ"да кунакта булды. Җырчы "Сәйлән" проектының жюри әгъзаларының берсе.

"Сезгә бик зур рәхмәт! Милләт язмышы өчен, татар моңы, татар җыры өчен борчылып яшәгәнегез өчен! "Сәйлән"! Чакырыгыз, килербез!"- дип каналның хезмәтен югары бәяләгән ул.

"Бөек шәхестән мондый мактау сүзләре ишетү аеруча да рәхәт", - дип яза каналның PR хезмәте.

"Сәйлә" ел саен фестиваль меңләгән баланы үзенә җәлеп итә. Бу проект катнашучыларга киң мөмкинлекләр бирә, зур сәхнәгә юл ача! Алар зур сәхнәдә танылган артистлар белән бергә чыгыш ясый, республикабызда үткәрелгән иң мөһим чараларда катнаша. Бер генә мәдәни тамаша да алар катнашыннан башка үтми. Сәләтле яшь йолдызчыклар өчен бу зур тәҗрибә һәм киләчәктә илһамланып иҗат итү өчен этәргеч булып тора.

Ел дәвамында республикабызның иң талантлы балалары телевизион этапка эләгү бәхете өчен көрәштеләр. Алда кабат сайлап алу этаплары, вокал, актерлык осталыгы, сәхнә образы буенча төрле кызыклы остаханәләр һәм зур телевизион сәхнәдә онытылмаслык мизгелләр көтә! Катнашучыларның барысы да «Сәйлән» статуэткасын алу өчен көч сынашачак!

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров