https://tnv.ru
05 Май 2023, 17:17
480
0
Бүген беренче татар балалар каналы «ШАЯН ТВ» студиясендә Муса Җәлил исемендәге Республика премиясенә лаек булу уңаеннан, канал хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасында «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе» АҖ генераль директоры Илшат Юныс улы Әминевка «ТАТАР СҮЗЕ» өченче Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесен югары дәрәҗәдә оештыру өчен Рәхмәт хаты һәм күкрәк билгесе тапшырылды.
Илшат Әминевны ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Готыф улы Әхмәтов бүләкләде.
Шулай ук Марат Әхмәтов «ШАЯН ТВ» каналы хезмәткәрләрен туган телебезне саклау һәм үстерүгә керткән хезмәтләре өчен Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.
Фото: ТНВ

Бүлешергә
Комментарии 0