Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанның халык артисты Наилә Гәрәева вафат

Татарстанның халык артисты Наилә Гәрәева вафат

https://tnv.ru

28 Ноябрь 2023, 13:38

659

0

Татарстанның халык артисты Наилә Гәрәева вафат
Татарстан Республикасының театр сәнгате тирән кайгы кичерә. Каты авырудан соң 2023 елның 28 ноябрендә 84нче яшендә Россия Федерациясенең атказанган, Татарстан Республикасының халык артисткасы, Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, милли сәхнәбезнең якты йолдызларыннан берсе, халкыбызның яраткан артисткасы Наилә Хәким кызы Гәрәева вафат булган.

Наилә Гәрәева бөтен тормышын театрга багышлаган искиткеч талантлы шәхес, татар театрына 60 елдан артык фидакарь хезмәт иткән сирәк артистларның берсе иде.

Н.Х.Гәрәева 1940 елның 18 ноябрендә Казан шәһәрендә туа. 1961 елда В.Качалов исемендәге Зур драма театры каршындагы студияне тәмамлый һәм Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры труппасына кабул ителә.

1960 елда татар театр сәнгатендә зур вакыйга, яңалык була. Хәй Вахитның «Беренче мәхәббәт» әсәрендә Камал театрының бөек шәхесләре белән беррәттән сәхнәгә беренче тапкыр Наилә Гәрәева чыга. Театр студиясенең әле икенче курсында гына укучы 19 яшьлек Наилә спектакльдә баш рольне – Рәхиләне башкара. Рәхиләнең чаялыгы, тынгысызлыгы, гүзәл яшьлеге, самимилеге, назлылыгы, нәзакәтлелеге белән Наилә Гәрәева барлык тамашачының мәхәббәтен яулап ала. Театр сәхнәсендә яңа йолдыз балкый һәм тиз арада ул татар яшьләренең кумирына, иң яраткан, иң популяр артисткасына әверелә.

1966 елда куелган Чыңгыз Айтматовның «Гүзәлем Әсәл» спектакле театр тормышында икенче бер олы вакыйга булып яңгырый. Спектакльнең төп героинясы Әсәл ролендә Наилә Гәрәеваның таланты бөтен гүзәллеге, нәфислеге, шигъри матурлыгы белән ачыла. Әлеге образы өчен актриса 1967 елда Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.

Наилә Хәким кызы шулай ук театр педагогикасы өлкәсендә фидакарь хезмәт итте. Чирек гасырдан артык ул Казан дәүләт мәдәният институтында һәм Казан Театр училищесында республикабыз һәм илебез күләмендә иҗади кадрлар әзерләүгә зур өлеш кертте.

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисткасы, Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Наилә Хәким кызы Гәрәева татар халкының иң танылган һәм яраткан сәхнә осталарыннан берсе иде, ә аның иҗат һәм тормыш юлы – табигать биргән олы талантка һәм сәнгатькә, шулай ук милләткә тугрылык билгесе булды.

ТНВ телеканалы коллективы Наилә Хәким кызы гаиләсе һәм якыннарының тирәк кайгысын уртаклаша.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров