Онлайн трансляция

Свернуть

Гадел Кутуй яшәгән йорт диварына яңартылган истәлек тактасы урнаштырдылар - видео

Гадел Кутуй яшәгән йорт диварына яңартылган истәлек тактасы урнаштырдылар - видео

https://tnv.ru

29 Ноябрь 2023, 11:33

49

0

Гадел Кутуй яшәгән йорт диварына яңартылган истәлек тактасы урнаштырдылар - видео
Кичә танылган татар шагыйре, прозаик, драматург Гадел Кутуйның тууына 120 ел. Ул яшәгән Мөштәри урамындагы йорт диварына яңартылган истәлек тактасы урнаштырдылар.

Аны сынчы, "Россия Рәссамнар берлеге" әгъзасы Рөстәм Габбасов ясаган. Гадел Кутуй бу йортта 1929-1942нче елларда яши. Ул Казанны аеруча үз иткән. Татар әдәбиятына якынрак булу өчен хәзерге Пенза өлкәсеннән махсус күченеп килгән. Монда ул һади Такташ, Хәсән Туфан, Кави Нәҗмиләр белән бергә татар халкына хезмәт итә.

Бүген дә аның мирасы кадерләп саклана. Әсәрләре театр сәхнәләрендә куела, "Тапшырылмаган хатлар" повесте буенча нәфис фильм төшерелде. Шигырьләренә язылган җырлар башкарыла. Димәк киләчәккә хатлары тапшырылган дип әйтергә була.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров