Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда Лев Толстой яшәгән бинаны төзекләндерәчәкләр

Казанда Лев Толстой яшәгән бинаны төзекләндерәчәкләр

https://tnv.ru

18 Январь 2024, 13:09

26

0

Казанда Лев Толстой яшәгән бинаны төзекләндерәчәкләр
Татарстан башкаласында 1845-1846 елларда язучы Лев Толстой һәм аның абыйлары яшәгән өч катлы йортта ремонт-реставрация эшләре узачак. Бу хакта ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты сайтында урнаштырылган дәүләт тарихи-мәдәни экспертиза актында хәбәр ителә, дип яза шәһәр мэриясе матбугат хезмәте.

Объектта түбә, тәрәзәләр һәм төтен чыгару торбалары ремонтланачак, су агымы системасы алыштырылачак. Белгечләр йортның тарихи габаритларын, киңлек һәм планлаштыру структурасын һәм тарихи архитектура-сәнгать кыяфәтен саклап калачак. Моның өчен ишегалларын, баскычларын, коймаларын һәм нигезен реставрацияләү буенча эшләр башкарылачак.

Бина 1830 елда төзелгән, хәзер ул Вахитов районында Толстой скверы каршында урнашкан, аны соң Казан классицизмы стиленә кертеп карыйлар.

 Документлар буенча, элек йорт ике катлы булган. 1859-1899 елларда аның хуҗасы Петр Осокин була. Бу чорда йорт яны территориясе күрше участок хисабына киңәйтелә. Бинага берничә өстәмә кат һәм янкормалар ясалган. Революциядән соң йортта үзгәртеп корулар була, Толстой урамы ягыннан балкон югала.

Бүген бина ТР Мәгарифне үстерү институты урнашкан мәдәни мирас объекты дип танылган.

Фото: kzn.ru, Марат Мөгыйнов

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров