Онлайн трансляция

Свернуть

Динә Закировага "Татарстанның атказанган артисты" медален тапшырдылар

Динә Закировага "Татарстанның атказанган артисты" медален тапшырдылар

https://tnv.ru

25 Январь 2024, 11:11

430

0

Динә Закировага "Татарстанның атказанган артисты" медален тапшырдылар
Танылган музыкант, "Җырлыйк әле" тапшыруы скрипкачысы Динә Закирова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды дип язган идек инде, менә медаль үз хуҗасына килеп тә җиткән.

"Бүген ТР Мәдәният министрлыгының беренче коллегиясендә миңа зур дәүләт бүләгенең медале белән таныклыгын тапшырдылар! Татар тотып карамыйча ышанмый диләр бит әле. Бүгенге көннән мин үземне чын "Атказанган артист" булуыма ышана башладым! Әти-әниемә, укытучыларыма, сөекле ирем белән алтын кызыма, коллегаларыма, җитәкчеләремә, минем өчен сөенүче тамашачыма чиксез Зур Рәхмәтләрем!!!", - дип язган җырчы социаль челтәрләрдә.

Динәне без дә коллективыбыз исеменнән котлыйбыз.

Фото: Салават Камалетдинов

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров