Онлайн трансляция

Свернуть

2024 елда Тукай премиясенә дәгъва кылучылар исемлеге билгеле

2024 елда Тукай премиясенә дәгъва кылучылар исемлеге билгеле

https://tnv.ru

22 Март 2024, 15:04

924

0

2024 елда Тукай премиясенә дәгъва кылучылар исемлеге билгеле
Тукай премиясенә 2024 елгы кандидатлар исемлеге билгеле. Татарстан мәдәният министрлыгында узган комиссия утырышында Тукай исемендәге премиягә дәгъва итүче 10 кандидат тәгаенләнгән, дип яза "Татар-информ".

Быел Тукай премиясенә театр өлкәсеннән «Əкият» курчак театрының «Əлфия» спектакле, әдәбият өлкәсеннән Рафис Корбан, Борис Вайнер һәм Ләис Зөлкарнәй, музыка өлкәсеннән Риф Гатауллин, Эльмир Низамов, Миләүшә Тәминдарова, сынлы сәнгать өлкәсендә Рабис Сәлахов, Кадим Җәмитов, шулай ук, фотографлар Рамил Гали белән Евгений Канаев тандемы тәкъдим ителгән.

Лауреатлар традиция буенча 26 апрельдә игълан ителәчәк.

ru.freepik.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров