Онлайн трансляция

Свернуть

Бүген Казанны кар катламы каплады

Бүген Казанны кар катламы каплады

https://tnv.ru

21 Октябрь 2021, 12:08

304

0

Бүген Казанны кар катламы каплады
Бүген иртән Татарстан башкаласында яшәүчеләр һава шартларының сизелерлек начарлануын күрделәр. Аерым алганда, Казанда юеш кар яуды. Казанлылар социаль челтәрләрдә әлеге күренеш белән фотога һәм видеоязмалар белән актив уртаклаша башлады.


Татарстан Гидрометеорология үзәге синоптиклары халыкны якындагы тәүлек эчендә һава шартларының сизелерлек начарлануы турында кисәткән иде. 21 октябрьдә иртән республика җирлегендә юеш кар явуы көтелде. Шул рәвешле бозлавык булуы да ихтимал.

Моннан тыш, көньяк-көнбатыштан секундына 17-22 метрга кадәр көчле җил көтелә. 21 октябрь төнендә Татарстанда 0.-5 градус градуска кадәр салкын булачак. Көндез максималь һава температурасы +2.+7 градуска кадәр күтәреләчәк.

Казанда төнлә термометр баганалары 0.-2 градуска кадәр түбәнәячәк. Көндезге сәгатьләрдә термометр баганалары +4.+6 градус билгегә җитәчәк.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров