Онлайн трансляция

Свернуть

2023 елга минималь хезмәт хакы күләме билгеле

2023 елга минималь хезмәт хакы күләме билгеле

https://tnv.ru

23 Сентябрь 2022, 09:24

4663

0

2023 елга минималь хезмәт хакы күләме билгеле
Россиянең Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы 2023 елга хезмәткә түләүнең минималь күләмен (МРОТ) – 16 242 сумга, ә яшәү минимумын 14 375 сумга кадәр арттырырга дигән тәкъдим белән чыкты, дип хәбәр итә ТАСС.

Тиешле закон проектлары Хөкүмәт утырышында хупланды һәм бюджет пакеты составында Дәүләт Думасына кертеләчәк.

Исегезгә төшерәбез, 2022 елның 1 июненнән Федераль минималь хезмәт хакы күләме 15279 сум тәшкил итә. Россия буенча яшәү минимумының күләме 2022 елга - 12 654 сум, эшкә яраклы халык өчен — 13 783 сум, пенсионерлар өчен — 10 882 сум, балалар өчен-12 274 сум итеп билгеләнде.

Фото: соц.сети

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров