https://tnv.ru
25 Март 2024, 11:06
433
0
Крокус Сити холлда булган фаҗига бөтен илне тетрәндерде. Тыныч җомга кичен сайлап, халык иң күп җыелган вакытта кереп, кешеләргә атучыларның гамәле - башка сыймый. 24нче мартны Владимир Путин - илдә Матәм көне дип игълан итте.
Шимбә көн дәвамында үлүчеләрнең саны сәгатләп артты. Мәскәү өлкәсе губернаторы ял үзәгендәге харәбәләрне аралау берничә көнгә сузылачагын әйтә. Димәк, һәлак булучыларның исемлеге зураерга мөмкин. Татарстан халкы - бу фаҗигада якыннарын югалткан һәм авыр яралар алган кешеләрнең кайгысын үзенеке кебек кабул итте.
Бөтен зур шәһәрләр үзәгенә халык чәчәкләр, шәмнәр, уенчыклар алып килә.

Бүлешергә
Комментарии 0