Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстан коткаручылары Казансу елгасыннан 74 яшьлек балыкчыны тартып чыгара

Татарстан коткаручылары Казансу елгасыннан 74 яшьлек балыкчыны тартып чыгара

https://tnv.ru

02 Апрель 2024, 15:18

43

0

Татарстан коткаручылары Казансу елгасыннан 74 яшьлек балыкчыны тартып чыгара
Кичә иртән Татарстан коткаручылары Казансу елгасыннан 74 яшьлек балыкчыны тартып чыгара. Аның чын мәгънәсендә бүген икенче туган көне дип әйтергә мөмкин. Чөнки ир-ат гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ГИМС үзәге янында бата башлый.

Кычкырып ярдәм сорап өлгергән. Балыкчыны тиз арада судан чыгарып, табиблар кулына тапшыралар. Коткаручылар боз хәзер - кеше авырлыгын күтәреп тора алмый, дип кисәтә. Бозга чыгу куркыныч. МЧС хезмәткәрләре тәүлек әйләнәсе 10 урында кизү тора. Нигездә бу республиканың зур сулыклары - Казан, Яр чаллы, Лаеш, Минзәлә районнарындагы елгалар.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров