https://tnv.ru
08 Апрель 2024, 16:49
37
0
Казан югары танк училищесының легендасы - полковник Иван Басов 94 яшендә вафат булган. Бу хактагы мәгълүматны «Россия Танкистлар берлеге»ндә расладылар, дип яза "Татар-информ".
Иван Павлович 30 ел дәвамында танк училищесында эшли, бронетанк һәм механикалаштырылган гаскәрләр өчен булачак офицерларны тәрбияли.
Иван Басовның хезмәттәшләре билгеләп үткәнчә, ул педагог таланты, нык рухлы булуы һәм хәрби бурычка тугрылыгы белән курсантларның чиксез ихтирамын казанган. Аның җитәкчелегендә меңнән артык егет хәрби осталык нигезләрен өйрәнә һәм аларда танк эшенә мәхәббәт уяна.
Хушлашу мәрасиме сишәмбе, 9 апрельдә, 10.00 сәгатьтә Кызыл Байраклы Казан югары танк команда училищесы клубында узачак.
Фото: Россия танкистлар берлеге

Бүлешергә
Комментарии 0