Онлайн трансляция

Свернуть

Быел мошенниклар Татарстан халкын 5 миллиард сумга алдаган

Быел мошенниклар Татарстан халкын 5 миллиард сумга алдаган

https://tnv.ru

10 Декабрь 2024, 17:19

124

0

Быел мошенниклар Татарстан халкын 5 миллиард сумга алдаган

Быел мошенниклар Татарстан халкы кесәсен 5 миллиард сумга юкарткан. Узган ел белән чагыштырганда, 1 миллиардка күбрәк. Белгечләр - әле аны да ахыргы сан түгел, ел ахырына артачак, ди.

Онлайн, айти технологияләр, ягъни читләтеп акча салдыру очраклары ел саен 20 меңгә җитә. Әлеге күрсәткеч артмый, әмма сумма зурая, дип белдерәләр Эчке эшләр министрлыгында. Хәзер алданучылар саны түгел, мошенникларга кеше ышанып тапшырган сумма арта. Белгечләр моны Республиканың иктисадый яктан тотрыклы һәм үсештәге төбәк булуына бәйли. Халык акча эшли, аның хезмәт хакы арта, банкларда саклана торган акчасы бар. Быелның рекордлы күрсәткече - бер абзый мошенникларга 17 миллионын күчергән.

Моның кадәр акча эшләп булганда, мошенникларның яңа алымнар уйлап табуы гаҗәп тә түгел. Монда халыкның ышануына гаҗәпләнерлек! Бу атнада Татарстандагы берничә клиникада мошенниклык схемасы барлыгы ачыкланды. Алар башта хатын-кызларга бушлай хезмәт тәкъдим итеп шалтырата. Аннары ышанычка кереп, бер миллион сумлык кредит рәсмиләштерәләр. Ни өчен хәзер - мошенниклык турында кечкенә балалар белергә тиешле заманда - алар тозагына урта яштәгеләр дә, олылар да эләгә? Һәм мөһим сорау - алданмас өчен нишләргә? Рүзәл Шәрипов аларны белгечләргә бирде.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров