Онлайн трансляция

Свернуть

Рөстәм Миңнеханов Ижевск мәктәбендә булган атыштан соң Удмуртия башлыгының кайгысын уртаклашты

Рөстәм Миңнеханов Ижевск мәктәбендә булган атыштан соң Удмуртия башлыгының кайгысын уртаклашты

https://tnv.ru

26 Сентябрь 2022, 17:26

929

0

Рөстәм Миңнеханов Ижевск мәктәбендә булган атыштан соң Удмуртия башлыгының кайгысын уртаклашты
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Удмуртия башлыгы Александр Бречаловка фаҗига уңаеннан кайгы уртаклашу телеграммасын җибәрде. Исегезгә төшерәбез, мәктәпкә һөҗүм нәтиҗәсендә 13 кеше һәлак булды, шуларның тугызы - бала. 23 кеше җәрәхәтләнгән, шул исәптән 20 бала.

«Ижевск мәктәбендәге фаҗига турындагы хәбәр тетрәндерде. Мәрхәмәтсез һөҗүм аркасында балалар гомере өзелүен аңлау авыр. Татарстанлыларны бу зур кайгы битараф калдырмады. Республика халкы һәм шәхсән үземнең исемнән һәлак булганнарның гаиләләре, туганнары һәм якыннарының тирән кайгыларын уртаклашам. Фаҗигадә зыян күрүчеләрнең тизрәк савыгуларын телибез», - дип Президент сүзләрен матбугат хезмәте җиткерә.

Фото: pixabay

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров