Онлайн трансляция

Свернуть

Данир Сабиров нигә Гүзәл Уразованы елаткан?

Данир Сабиров нигә Гүзәл Уразованы елаткан?

https://tnv.ru

06 Декабрь 2021, 11:28

2066

0

Данир Сабиров нигә Гүзәл Уразованы елаткан?
Татарстанның атказанган артисты Данир Сабиров үз инстаграм аккаунтында биографиясе белән таныштыруны дәвам итә. Соңгы постында ул Гүзәл Уразовага бәйле булган вакыйгасын исенә төшерә.

«Ә иң зур сәяхәтем 2002 елда булды. Азнакайның талантлы балаларын Евпаториягә, Кырымга җибәрделәр. Анда баруымны, ничек булачагын күз алдына китерә-китерә, хәтта йоклый да алмаганны хәтерлим. Шунда егет чакта тәүге тапкыр поездга утырдым, беренче тапкыр диңгез күрдем", - дип язаа Данир.

"Менә хәзер кызык факт — ул лагерьда Гүзәл Уразова әйдаман (вожатый) иде. Ул әле студент, танылган җырчы түгел. Ә без — шук малайлар, бер дә тик тормадык. Берсендә, отбойдан соң, җәймәләрне бәйләп, тәрәзәдән аска төшеп, төнлә шәһәргә чыгып киттек. Рәхәтләнеп ял иттек, үзебезчә. Кайткан идек: бөтен корпус безне эзли икән. Безнең өчен җаваплы булган вожатыйлар елый. Шулай итеп, 2002 елда Гүзәл Уразованы елаткан идем. Гүзәл, гафу», — дип искә төшерә Данир Сабиров.

Фото: danir_sabirov87

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров