Онлайн трансляция

Свернуть

Фирдүс Тямаевка Башкортстандагы концертларын уздырырга рөхсәт бирелмәгән

Фирдүс Тямаевка Башкортстандагы концертларын уздырырга рөхсәт бирелмәгән

https://tnv.ru

08 Декабрь 2021, 15:03

2174

0

"Ярар әле Уфага барып җиткәч әйтмәделәр, анысы өчен зур рәхмәт", - дип яза җырчы.

Фирдүс Тямаевка Башкортстандагы концертларын уздырырга рөхсәт бирелмәгән
Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаевның Уфада буласы концертларына рөхсәт бирелмәгән. Җырчы Инстаграм аккаунтында тамашачыларыннан гафу сорап, видео яздырган.

"Кызганыч, Уфада 5 көн рәттән буласы концертларым өзелде. Бүген хат җибәрделәр - рөхсәт юк! Ярар әле Уфага барып җиткәч әйтмәделәр, анысы өчен зур рәхмәт", - дип яза җырчы.

Фирдүс, җәй көнне, ачык һавада Татарстан һәм Башкортстан чигендә бушлай концерт уздырырга теләвен дә сөйләде.

Исегезгә төшерәбез, апрель аенда Фирдүс Тямаевның Башкортстандагы концертлары бетерелгән иде. Бу хакта "Таяну ноктасы"нда фикер алышу булган иде.

@firdustyamaev_official


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров