Онлайн трансляция

Свернуть

Ләйсән Гимаева яман чир белән авыруын хәбәр итте

Ләйсән Гимаева яман чир белән авыруын хәбәр итте

https://tnv.ru

23 Сентябрь 2022, 09:42

5871

0

Ләйсән Гимаева яман чир белән авыруын хәбәр итте
Татар эстрадасының популяр артисты Ләйсән Гимаева операция ясатты дип язган идек. Менә җырчы үзенең чире турында тулырак язды. Ләйсән рак белән авырый икән.

Җырчының социаль челтәрләрдә язган сүзләрен сезгә дә тәкъдим итәбез.

"СЕЗДӘ РАК..."

"Елмаеп-көлеп, шаярып кызыклар төшереп йөргән Ләйсәнегез 10 ай элек бу сүздән акылдан язар чиккә җитте. Тормыш 180 градуска борылды да куйды. Диагнозны ноябрь уртасында куйдылар. Рак белән авыручылар хакында ишеткәндә дә йөрәк «җу» итә иде, ә күзеңә карап табибның шулай диюе икеләтә, өчләтә авыр. Моны минем хәлдә калганнар гына аңлар..

Бу хәбәрне ишеткән көн - яңа ел съемкасына туры килде. Тыштан елмаям, эчтә ут-ялкын. Әле алып баручы ролендә идем - барысы да төштәге кебек узды.

Иң беренче башка килгәне - «Миңа күпме яшәргә калган?!» Кызларым, әни, ирем... Нишләргә? Кемгә барырга? Нинди табиблардан киңәш сорарга, якыннарыма ничек әйтергә - башымда мең төрле уй..

Барысын да беренче Әнигә әйттем. Гистология анализын белергә клиникага аның белән бергә бардык. Шунда әнинең ныклыгына шаккаттым! "Җебемә, балаларың хакына нык бул!" диде ул миңа. Ничек авыр булганын үзе генә беләдер, ләкин миңа сиздермәде.

Декабрь ахырына куелган операцияне 4 күз белән көттем. Мең дә бер анализ, тикшеренүләр үткәндә вакыт туктап калган кебек бик акрын барды. 29 декабрьдә ясалган операциядән соң, Яңа елны хастаханәдә каршы алдым. Дәвамы соңрак", - дип язган Ләйсән Гимаева.

Ләйсәнгә сәламәтлек телибез. Барлык авыруларын да җиңеп озын-гомер телибез.

Фото: соц.сети

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров