Онлайн трансляция

Свернуть

Раил Садриев: "Бәхетсезлек килгәч кенә, бәхетле булганыңны аңлыйсың"

Раил Садриев: "Бәхетсезлек килгәч кенә, бәхетле булганыңны аңлыйсың"

https://tnv.ru

20 Март 2024, 13:18

1522

0

Раил Садриев: "Бәхетсезлек килгәч кенә, бәхетле булганыңны аңлыйсың"
ТНВ телеканалында «Сөйләшергә вакыт» тапшыруында Буа татар дәүләт драма театры җитәкчесе һәм артисты Раил Садриев кунак булды. Ул алып баручы Лилия Кадыйрованың «Бәхет өчен кешегә нәрсә җитми» дигән соравына җавап бирде.

«Мин аңлыйм: кеше җиргә бәхетле булыр өчен килгән. Хәерчегә тиен җитми, миллонерга миллион җитми. Бәхетне ниндидер зур станция дип уйлыйлар. Шунда барып җитәсең һәм кинәт бәхетле буласың. Минемчә, бәхет – ул шул станциягә бару юлы, көндәлек, сәгатьләп, минутлап, секундлап – ул яшәешнең үзе. Теш сызлагач кына аңлыйбыз, авызда теш бар икәнен. Теш сызламаганда без бит бу хакта уйламыйбыз. Бәхетсезлек килгәч кенә, бәхетле булганыңны аңлыйсың», – диде ул.



Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров