https://tnv.ru
09 Декабрь 2024, 17:29
3844
0
Татар эстрадасы йолдызларының Яңа ел корпоративлары өчен гонорары 300 000 сумнан алып миллион сумга кадәр җитәчәк. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.
Мәсәлән, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдиновның Яңа елда чыгыш ясавы 500 000 сумнан алып миллион сумга кадәр төшәчәк. Җырчы үзенең төркеме, бэк-вокалисткалары белән чыгыш ясый.
Татарстанның атказанган артисты Данир Сабиров 10 кешелек төркем белән чыгыш ясаган өчен 500 000 сум сорый. Ә Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаевның чыгышы 300 000 сумнан 800 000 сумга кадәр төшәргә мөмкин. Артист чараларга 20 кешедән торган коллектив белән килә.
Фирдүс Тямаев сүзләренчә, һәр бәйрәмнән СВО хәрбиләре кирәк-яраклары өчен үз фондына акча күчерергә тырыша. Яңа ел корпоративларында эшләп тапкан акчалар да искәрмә булмаячак.
Фото: ru.freepik.com

Бүлешергә
Комментарии 0