Онлайн трансляция

Свернуть

"Ак Барс" узган ел чемпионы "Авангард"ны кабул итә

"Ак Барс" узган ел чемпионы "Авангард"ны кабул итә

https://tnv.ru

22 Октябрь 2021, 10:59

365

0

"Ак Барс" узган ел чемпионы "Авангард"ны кабул итә
Бүген Казанда "Ак Барс" Омскиның "Авангард"ына каршы КХЛның регуляр чемпионаты матчын уздыра. Уен Мәскәү вакыты белән 19:00 сәгатьтә башлана.

Командалар КХЛ плей-оффының ярымфиналыннан соң беренче тапкыр үзара көч сынашачаклар. Искәртеп узабыз, "Авангард" "Ак Барс" тап өстен чыкты, нәтиҗәдә ЦСКАны отып (4-2) Гагарин Кубогы иясе булды.

20 матчтан соң, "Ак Барс" Көнчыгыш конференция таблицасында дүртенче урында бара. Түбән Каманың "Нефтехимик" командасы әлегә сигезенче урында. "Авангард" бишенче урында бара.

Туры трансляцияне ТНВ-Татарстан һәм ТНВ-Планета каналларында карый аласыз. Искәртеп узабыз, ТНВ-Планета каналында уенны шәрехләү татар телендә бара.

Фото: ak-bars.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров