Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда көрәш буенча дөнья чемпионаты узачак

Казанда көрәш буенча дөнья чемпионаты узачак

https://tnv.ru

22 Октябрь 2021, 11:44

321

0

Казанда көрәш буенча дөнья чемпионаты узачак
27-30 октябрьдә Казанда билбау көрәше буенча XIX дөнья чемпионаты узачак. Көрәш «Ак Барс» көрәш сараенда узачак һәм 36 илдән катнашучыларны җыячак.

Билбау көрәше буенча дөнья чемпионаты ирекле һәм классик стиль буенча, халыкара судьялар кагыйдәләре нигезендә түбәндәге үлчәү категорияләре буенча үткәрелә:

— ир-атлар (ирекле стиль): 57 кг, 62 кг, 68 кг, 75 кг, 82 кг, 90 кг, 100+кг;

— ир-атлар (классик стиль): 57 кг, 62 кг, 68 кг, 75 кг, 82 кг, 90 кг, 100+кг;

— хатын-кызлар (ирекле стиль): 52 кг, 58 кг, 66 кг, 76 кг, 76+кг.

Һәр авырлык категориясендә беренче, икенче һәм икешәр өченче урыннар уйнатыла.

фото: minsport-tatarstan.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров