https://tnv.ru
05 Февраль 2024, 12:31
53
0
Казанда Милли спорттагы мөһим вакыйга - герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә багышланган 2 көнлек көрәш турниры ачылды.
Анда 11 үлчәү категориясендә 40тан артык команда көч сынашты. Милли көрәш быел БРИКС илләре уеннары исемлегенә кертелде.
"Егетләребез өчен зур мөмкинлекләр ачыла. Әлеге спорт төрен таныту - татарны милләт буларак саклау"- диде билбау көрәше Федерациясе Президенты Марат Әхмәтов.
Турнирның Муса Җәлил хөрмәтенә булуы герой-шагыйрьнең узган гасырның 20нче елларында "Социалистик Татарстан"да эшләве белән бәйле. Ярышның оештыручысы - "Ватаным Татарстан" газетасы. Анда әйтүләренчә, быел җиңүчеләргә акчалата бүләк күләме арттырылган.

Бүлешергә
Комментарии 0