Онлайн трансляция

Свернуть

Владимир Путин "Киләчәк уеннары" турында: Без Казанда ярышларны югары дәрәҗәдә оештыру белән горурланабыз

Владимир Путин "Киләчәк уеннары" турында: Без Казанда ярышларны югары дәрәҗәдә оештыру белән горурланабыз

https://tnv.ru

22 Февраль 2024, 09:35

189

0

Владимир Путин "Киләчәк уеннары" турында: Без Казанда ярышларны югары дәрәҗәдә оештыру белән горурланабыз
Казанда «Киләчәк уеннары» халыкара турнирының тантаналы ачылышы узды. Әлеге киң колачлы чарада катнашучылар алдында Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин чыгыш ясады.

Дәүләт Башлыгы ассызыклаганча, Россия планетаның әйдәп баручы спорт державаларының берсе, Бөек атлетларның, җиңүләрнең һәм рекордларның туган иле булды һәм булып кала да. "Классик һәм киберспортны берләштерү идеясе Россиядә туу закончалыклы. Без һәрвакыт спортны һәм аның югары гуманистик кыйммәтләрен алга сөрү өчен чыгыш ясадык. "Киләчәк уеннары" – дөньякүләм спорт гаиләсенә безнең бүләгебез", - диде РФ Президенты.

Дәүләт Башлыгы Казанда мультиспорт турнирын югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үтте. "Без иң күренекле, киң колачлы халыкара спорт ярышларының югары дәрәҗәдә оештырылуы белән горурланабыз, һәм аларның күбесе нәкъ менә монда, Казанда узды. Бу шәһәр, бөтен Татарстан кебек үк, "Киләчәк уеннары"ның эчтәлегенә, рухына тулысынча туры килә. Үзенчәлекле, күп милләтле, төрле халыкларның мәдәниятләренә бай, ул ата-бабалар мирасын изге итеп саклый һәм шул ук вакытта һәрвакыт яңалыкка ачык, иң катлаулы, инновацион проектларга кыю керешә һәм аларны искиткеч итеп башкара», - дип билгеләп үтте ил лидеры.

Тантанада шулай ук Беларусь Республикасы Президенты Александр Лукашенко, Казахстан Республикасы Президенты Касыйм-Җомарт Токаев, Кыргызстан Республикасы Президенты Садыр Җаппаров, Сербская Республикасы Президенты Милорад Додик, Үзбәкстан Республикасы Президенты Шәүкәт Мирзиёев, Таҗикстан Республикасы Президенты Эмомали Рахмон, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.

"Киләчәк уеннары" - фиджитал-форматтагы ярышлар, классик һәм цифрлы спорт төрләрен берләштерә. Турнир программасы биш юнәлеш буенча 21 дисциплинада уза: спорт, тактика, стратегия, технологияләр, тизлек. Ярышларда 100дән артык илдән 2 меңнән артык спортчы катнашачак.

Фото һәм чыганак: ТР Рәисе Матбугат хезмәте

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров