Онлайн трансляция

Свернуть

«Ак Барс» 17 яшьлек капкачы Савва Скотников белән бер көнлек контракт төзеде

«Ак Барс» 17 яшьлек капкачы Савва Скотников белән бер көнлек контракт төзеде

https://tnv.ru

26 Февраль 2024, 13:36

160

0

«Ак Барс» 17 яшьлек капкачы Савва Скотников белән бер көнлек контракт төзеде
«Ак Барс» 17 яшьлек капкачы Савва Скотников белән бер көнлек контракт төзеде. Бу хакта клуб матбугат хезмәте хәбәр итә.

Килешүгә кул куюда команданың баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов һәм клубның генераль менеджеры Марат Вәлиуллин катнашкан. Хоккейчыга уен свитеры тапшырыла, шулай ук команда киенү бүлмәсендә шәхси урын бүлеп бирелә.

Июнь аенда «Ак Барс»-2006 капкачысы Савва Скотников күнегүләр вакытында аңын югалта, оператив рәвештә килгән табиблар баш мие аневризмасының өзелүен диагноз куялар. Илнең иң яхшы белгечләре ярдәмендә Савва берничә операция кичерә һәм аңына килә башлый, бүген ул дәвалануын дәвам итә.

«Ак Барс»ның генераль менеджеры Марат Вәлиуллин:

– Савва һәм аның гаиләсе зур геройлар. Үзләренең эше, элекке дәрәҗәгә кайту теләге белән алар бу контрактка һәм беренче командага эләгүгә лаек булдылар. Без һәрвакыт тәрбияләнүчеләребезгә ярдәм итәргә әзер, безнең өчен алар үзләрен «Ак Барс» гаиләсенең бер өлеше итеп хис итүләре мөһим.

Фото: ak-bars.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров