https://tnv.ru
28 Февраль 2024, 15:17
115
0
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов плей-офф алдыннан «Ак Барс» коллективы белән очрашты. Рәис хоккейчыларга Гагарин Кубогының хәлиткеч уеннар алдыннан уңышлар теләде, дип яза клуб матбугат хезмәте.
– Плей-офф старты алдыннан очрашу - яхшы традиция. Даими чемпионатта булганнарны онытыгыз, плей-оффта барысы да яңадан башлана, сезнең алда бернинди киртәләр дә юк. Без - сезнең тугры җанатарларыгыз, команданың уңышы - безнең уңыш, команда проблемалары - безнең проблемалар. Спортта нюанслар күп, иң мөһиме, җәрәхәтләрсез генә узсын һәм бәхет елмайсын. Аллаһы Тәгалә көч-куәт бирсен, уңышлар бирсен, барысы да әйбәт булыр дип ышанам, дигән Рөстәм Миңнеханов.
– Үз исемемнән, команда исеменнән Сезгә рәхмәт белдерәсем килә, Рөстәм Нургалиевич, безгә зур игътибар бирәсез. Плей-офф хоккейның зур бәйрәме, анда барлык уенчылар максималь рәвештә чыгыш ясаячак, - дип белдергән "Ак Барс" баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов.
Фото: ak-bars.ru

Бүлешергә
Комментарии 0