Онлайн трансляция

Свернуть

Күренекле журналист Мөслимә Шәфыйк вафат булган

Күренекле журналист Мөслимә Шәфыйк вафат булган

https://tnv.ru

05 Май 2023, 10:07

899

0

Күренекле журналист Мөслимә Шәфыйк вафат булган
«Ярдәм» фонды яклавы астында булган күренекле журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Мөслимә Шәфыйк вафат! Бу хакта фондның матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Татарстан радиосы легендасы, аның көмеш тавышлы йолдызы, халык хатларын укып дан казанган Мөслимә Шәфыйк (Лена Шәфыйкова) узган еллардагы кебек, «Ярдәм» ифтарларына килеп тернәкләнү үзәге карамагында яши алмады. Ул Казанга быел кайта алмады. Мөслимә ханым фани гомеренең соңгы айларында кызы гаиләсендә яшәде һәм бакыйлыкка күчте", - диелә хәбәрдә.

Мөслимә Шәфыйк кызын бүген Магнитогорск зиратында җирләячәкләр.

Фото: yardemfond.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров