Онлайн трансляция

Свернуть

Татар дәүләт филармониясе солисты вафат

Татар дәүләт филармониясе солисты вафат

https://tnv.ru

21 Май 2023, 21:03

2165

0

Татар дәүләт филармониясе солисты вафат
Бүген җырчы, Татар дәүләт филармониясе солисты Зөфәр Сафин вафаты мәгълум булды. Моның хакта филармониягә таянып «Татар-информ» агентлыгы хәбәр итә.

Зөфәр Сафин Г. Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясненең эстрада бүлегендә 1995 — 2003 елларда эшләгән. Аны Чиләбе, Курган, Пермь, Әстерхан һ.б. төбәкләрдә дә яратып тыңлаганнар. Соңгы елларда артист шәхси эшмәкәр буларак концерт эшчәнлеген оештыра иде. Хатыны белән бергә алар балалар өчен җыр дәресләре дә уздыра иделәр.

Мәрхүм белән хушлашу иртәгә Мәрҗәни мәчетендә 12:10 сәгатьтә өйлә намазыннан соң булачак. Ул туган ягы — Чистай районы Акбулат авылында җирләнәчәк.

Артистның туганнары, якыннарының олы кайгысын уртаклашабыз.

Фото: соц.сети

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров