Онлайн трансляция

Свернуть

Бүген Татарстанның халык артисты вафат булган

Бүген Татарстанның халык артисты вафат булган

https://tnv.ru

11 Июнь 2023, 16:31

820

0

Бүген Татарстанның халык артисты вафат булган
Бүген, 11 июнь көнне, Татарстанның халык артисты, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең баш дирижёры, композитор Рәшит Мостафин вафат булган. Аңа 77 яшь иде. Бу хакта ансамбльнең Вконтакте төркемендә билгеле булды.

Рәшит Мостафин атаклы музыкант иде. Ул татар халык моңын танытучы, җырларга фантазияләр иҗат итүче мәшһүр композитор буларак истә калачак.

Мәрхүм белән хушлашу иртәгә, 12 июнь көнне 09.00 сәгатьтә, Мәрҗани мәчетендә булачак. Балтач районы Сасна авылы зиратында җирләнәчәк.

Рәшит абыйның урыны оҗмахта, рухы шат булсын дип телибез.

Фото: vk.com/tatans

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров