Онлайн трансляция

Свернуть

Рөстәм Нәбиев бер аяксыз бабайга пульт белән эшли торган коляска бүләк иткән

Рөстәм Нәбиев бер аяксыз бабайга пульт белән эшли торган коляска бүләк иткән

https://tnv.ru

23 Июнь 2023, 09:43

312

0

Рөстәм Нәбиев бер аяксыз бабайга пульт белән эшли торган коляска бүләк иткән
Блогер, параспортчы, Омск шәһәрендә казарма ишелүдән ике аяксыз калган Рөстәм Нәбиев Түбән Камада гомер кичерүче Фаяз исемле бабайга кыйммәтле бүләк ясаган: кыйбатлы инвалид креслосын алып биргән. Әлеге бабай бер аягын югалткан була. Изгелек эшләргә рухландырган бу тарихны Рөстәм телеграм каналында сөйләде.

Фаяз бабай турында Рөстәм язылучылары аша белгән. Алар блогерга бабай белән видеолар җибәрә башлыйлар. Рөстәм экран аша ук аның сөйкемле, елмаючан, ачык күңелле булуын сизеп ала.

Халык Фаяз бабайга заманча, пульт аша идарә итә алу мөмкинлеге булган кресло кирәклеген искәртәләр. Рөстәм, моны күреп, эшне үз өстенә ала. Мәскәүдән шундый заманча креслога заказ бирә. Бер атнадан ул Уфага килеп тә җитә.

Шушы бүләкне Рөстәм Фаяз бабайга үзе китереп бирергә карар кыла һәм Түбән Камага юл тота. Видео ахырында бабайның бәхетле, рәхмәтле йөзен күрәбез.



Фото: соцсети


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров