Онлайн трансляция

Свернуть

Бөтендөнья татар конгрессы Йолдыз авылы мәктәбе укучыларына бүләкләр тапшырды

Бөтендөнья татар конгрессы Йолдыз авылы мәктәбе укучыларына бүләкләр тапшырды

https://tnv.ru

12 Июль 2023, 11:45

137

0

Бөтендөнья татар конгрессы Йолдыз авылы мәктәбе укучыларына бүләкләр тапшырды
Бүген, 12 июль, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев җитәкчелегендәге делегация янгыннан зыян күргән Курган өлкәсенең Йолдыз (Эчкен) авылына килде. Бу хакта конгрессның рәсми сайтында мәгълүм булды.

Сәфәр вакытында Бөтендөнья татар конгрессы Йолдыз авылы мәктәбе укучыларына велосипед, рюкзак һәм мәктәп формалары бүләк итте. Тантаналы чара авыл мәктәбе ишегалдында балалар, укытучылар һәм ата-аналар катнашында узды.

Шулай ук балалары мәктәптә укучы гаиләләргә суыткычлар бирелде.

Фото: tatar-congress.org

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров