Онлайн трансляция

Свернуть

Фирдүс Тямаев махсус хәрби операциядә катнашкан солдатларга нәрсә җитеп бетмәвен сөйләгән

Фирдүс Тямаев махсус хәрби операциядә катнашкан солдатларга нәрсә җитеп бетмәвен сөйләгән

https://tnv.ru

12 Июль 2023, 16:41

294

0

Фирдүс Тямаев  махсус хәрби операциядә катнашкан солдатларга нәрсә җитеп бетмәвен сөйләгән
Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев махсус хәрби операциядә катнашкан солдатларга нәрсә җитеп бетмәвен сөйләгән. Ул егетләргә гуманитар йөк җыеп, аны шәхсән тапшырып кайтты.

«Егетләр машиналы булса, яхшы булыр иде. Шәһәр чиген саклаган хәрбиләрнең ашарларына бар: кибетләргә йөриләр. Басу-кырларда булганнарына авыррак. Ашарларына, эчәрләренә, тепловизорлар кирәк. Төрле район-шәһәрләргә йөрер өчен, машиналар кирәк», - дип сөйләгән артист «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Җырчы сүзләренчә, аның бертуганы Фирзәр дә махсус операция зонасына барырга һәрвакыт әзер булып тора. «Ул минем концерт төркемендә тавыш операторы булып эшли. Быел безнең белән Сабан туена да бара алмады. Миннән гафу сорады да, концерт автобусы белән хәрби операция зонасына китте.

Без, 3 егет, фонд ачтык. Гуманитар ярдәм илтәргә барабыз дип әйтү җитә, халык ашамлыклар, акчалар китерә башлый. Сәүдәгәрләр, администрация дә читтә калмый. Үзем дә көчем җиткәнчә бирергә тырышам», - дип уртаклашкан Фирдүс.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров