Онлайн трансляция

Свернуть

Бүген ТНВ генераль директоры Илшат Әминев 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

Бүген ТНВ генераль директоры Илшат Әминев 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

https://tnv.ru

27 Июль 2023, 09:00

217

0

Бүген ТНВ генераль директоры Илшат Әминев 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә
Бүген, 27 июль, ТНВ генераль директоры, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Журналистлар берлеге рәисе Илшат Әминев үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә!

Татарстанның беренче спутник каналына, соңрак - балалар өчен туган телдә эшләүче тәүге телеканал - "Шаян ТВ"га нигез салган, татар дөньясы өчен мөһим проектларны башлап җибәргән шәхес ул. Иҗади эшчәнлеге дә, җитәкче буларак башкарган эш-гамәлләре дә саллы аның. Хезмәте күпсанлы дәүләт бүләкләре белән бәяләнә.

Илшат Әминев Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, "Фидакарь хезмәте" өчен медале иясе, "Россиянең иң яхшы медиаменеджеры" илкүләм премиясенә лаек булган иде. Киңкырлы шәхес. Дәүләт Советы депутаты, республиканың журналистлар берлеге рәисе дә, күпләр өчен остаз да. Кайсы вазифасында булмасын - туган тел һәм милләт өчен җан атып йөрүче кеше. Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев белән бер командада Татарстан өчен мөһим медиа-проектларны гамәлгә куя.




Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров