Онлайн трансляция

Свернуть

Минтимер Шәймиев ТНВ генераль директоры Илшат Әминевны юбилее белән тәбрик итте

Минтимер Шәймиев ТНВ генераль директоры Илшат Әминевны юбилее белән тәбрик итте

https://tnv.ru

27 Июль 2023, 09:15

231

0

Минтимер Шәймиев ТНВ генераль директоры Илшат Әминевны юбилее белән тәбрик итте
Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиев ТНВ генераль директоры Илшат Әминевны 60 яшьлек юбилее белән тәбрик итте!

"Илшат Әминевка гаять катлаулы һәм җаваплы эш насыйп булды. Хәзерге катлаулы заманнарда “Татарстан-Яңа гасыр” шикелле зур телерадиокомпанияләрне җитәкләү зур гыйлем, талант, түземлек, кыюлык, уңганлык һәм бик олы җаваплылык таләп итә. Минемчә, Илшат үз вазыйфасын лаеклы башкара, ихластан бирелеп, барлык көч-егәрен куеп, тырышып-рухланып эшли. Аның командасы да шундый. Безне һәрдаим иҗади эшкә, мәдәнияткә-сәнгатькә, камиллеккә өндәп торалар алар. Шуны әйтергә кирәк: ТНВ каналына бик үзенчәлекле һәм әһәмиятле бурыч йөкләнде: ана телебезне, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне саклау һәм үстерү , татарларны бөтен дөнья буйлап берләштерү. Илшат Әминевның бу юнәлештә эзлекле һәм үтемле эш алып баруын күрәбез һәм алга таба да аңа зур өметләр баглыйбыз.

Хөрмәтле Илшат Юныс улы!

Сезне бүгенге күркәм юбилеегыз белән ихлас күңелдән котлыйбыз!

Күп еллар дәвамында милләтебезнең үзаңын ныгытуга, рухи хәзинәсен, мәдәни мирасын баетуга керткән олы хезмәтегез өчен зур рәхмәт Сезгә!

Сезгә нык сәламәтлек, иминлек, дәрт-дәрман, бәрәкәтле тормыш телим. Эшләрегез уң булсын, барлык иҗади ниятләрегез гамәлгә ашсын!", - диелә котлауда.

Фото: Архив ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров