Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда Разил Вәлиев белән хушлашу мәрасиме башланды

Казанда Разил Вәлиев белән хушлашу мәрасиме башланды

https://tnv.ru

21 Октябрь 2023, 10:10

786

0

Казанда Разил Вәлиев белән хушлашу мәрасиме башланды
Бүген Казанның Камал театры бинасында Татарстанның халык шагыйре, язучы, элеккеге депутат Разил Вәлиев белән хушлашалар.

2020 елның август аеннан Разил Исмәгыйл улы Вәлиев «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминев киңәшчесе булып эшләде һәм аның эш урыны «Болгар радиосы» урнашкан бинада — М.Горький урамы 15 йортта иде. Разил аганы радионың иң тугры тыңлаучысы дип әйтеп булгандыр, чөнки ул көн саен радионы тыңлап кирәкле урында мактап, хата китсә, аның турында кисәтеп тора иде. Күп еллар радиода эшләгән тәҗрибәле журналистлар өчен дә аның киңәшләре, фикерләре бик кадерле булды.

Разил әфәнде әлегә хәтле дә «ШАЯН ТВ» эшчәнлеге буенча гел киңәшләрен бирә иде. Ул татар теленә тәрҗемә ителгән безнең йөзләгән мультфильм, документаль фильмнарны карап чыгып үзенең фикерен җиткерде, тәрҗемәчеләр, редакторлар, балалар белән җыелып дәресләр үткәрде. Аның язган шигырьләре, җырлары, әкиятләре татар балаларын гомер буе озата килер.

«Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе коллективы Разил Исмәгыйл улының туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров