Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Илшат Ганиев белән хушлашу вакыты һәм урыны билгеле

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Илшат Ганиев белән хушлашу вакыты һәм урыны билгеле

https://tnv.ru

23 Ноябрь 2023, 13:00

437

0

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Илшат Ганиев белән хушлашу вакыты һәм урыны билгеле
Депутат, «Майский» теплица комбинаты генераль директоры Илшат Ганиев белән хушлашу мәрасиме иртәгә, 24 ноябрьдә, 9:00 сәгатьтә Татарстан Дәүләт Советы бинасында була. Бу хакта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин парламентның 49нчы утырышында хәбәр итте, дип яза "Татар-информ".

«Бүген 70нче яшендә депутат Илшат Ганиев вафат булды. Ул биш чакырылышта Дәүләт Советы депутаты итеп сайланды, экологик иминлек, табигый ресурслар һәм табигатьтән файдалану мәсьәләләре буенча даими комиссиядә, ә аннары Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетында тырышып эшләде», - дид Мөхәммәтшин.

Парламент җитәкчесе сүзләренчә, Ганиев депутатлар арасында да, сайлаучылар арасында да зур абруй казанды. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе мәрхүмнең туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашты.

Парламентарийлар Ганиевны бер минутлык тынлык белән искә алды.

Фото: gossov.tatarstan.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров