Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанның халык артисты Наилә Гәрәева белән хушлашу - видео

Татарстанның халык артисты Наилә Гәрәева белән хушлашу - видео

https://tnv.ru

30 Ноябрь 2023, 12:14

48

0

Татарстанның халык артисты Наилә Гәрәева белән хушлашу - видео
Татарстанның халык артисты Наилә Гәрәеваны соңгы юлга озаттылар.

Милли театрның якты йолдызы сүнде... Кичә җәмәгатьчелек Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты - Наилә Гәрәеваны соңгы юлга озатты. 18нче ноябрьдә аңа 83 яшь тулган иде. Театр дип янып йөргән, 60 елдан артык гомерен сәхнәгә багышлаган актриса беренче рольләреннән үк халыкның ихлас мәхәббәтен яулый. Репертуарында - 100дән артык роль.

Сәхнәдә яшь кызларны, акыллы һәм шаян туташларны, әни, әби образларын үзенчәлекле, кабатланмас итеп башкара. Үзенең иҗаты белән татар театрының абруен күтәрә, халкыбыз күңелендә лаеклы урын ала. Безнең күңелләрдә калачак Наилә Гәрәева образы турында Гөлназ Сәйфетдинова.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров