Онлайн трансляция

Свернуть

Татарның халыкчан җырчысы, үзенчәлекле тавыш иясе Искәндәр Биктаһиров белән хушлашу - видео

Татарның халыкчан җырчысы, үзенчәлекле тавыш иясе Искәндәр Биктаһиров белән хушлашу - видео

https://tnv.ru

26 Декабрь 2023, 12:10

365

0

Татарның халыкчан җырчысы, үзенчәлекле тавыш иясе Искәндәр Биктаһиров белән хушлашу - видео
Татарның халыкчан җырчысы, үзенчәлекле тавыш иясе Искәндәр Биктаһировны соңгы юлга озаттылар. Ул 72 яшендә каты авырудан соң вафат булды. Мәрҗани мәчетенә аның белән хушлашырга якыннары, яраткан тамашачысы, якташлары, иҗатташ дуслары килгән иде.

Һәрберсе артистның шат күңелле, туры сүзле, гади кеше булуы хакында сөйли. Уллары күз яшьләрен тыя алмый. Искәндәр Биктаһиров башкарган халык җырлары татар җыр сәнгатенең алтын фондында кала. Җырчы белән хушлашу мәрасименнән Инзилә Хөсәенова репортажы.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров