Онлайн трансляция

Свернуть

Балалар язучысы Ринат Мәннан вафат!

Балалар язучысы Ринат Мәннан вафат!

https://tnv.ru

21 Февраль 2024, 10:01

140

0

Балалар язучысы Ринат Мәннан вафат!
Балалар язучысы Ринат Мәннан (Архипов Ринат Николаевич) вафат. Кайгы турында Татарстан Язучылар берлеге матбугат хезмәте хәбәр итә. Аңа 78 яшь була.

"Татарстан Язучылар берлеге мәрхүмнең якыннарының тирән кайгысын уртаклаша. Рухы шат, урыны җәннәттә булсын!", - диелә хәбәрдә. 

1946 елның 6 февралендә Чистай шәһәрендә укытучы гаиләсендә дөньяга килә. Балачагы Шөгер (хәзерге Лениногорск) районында уза. Ринат Мәннан шигъри иҗат белән 6 сыйныфта укыганда ук шөгыльләнә башлый.

Ринат Мәннанның «Умырзая» исемле беренче китабы 1998 елда басылып чыга. Аның төрле елларда «Каян килә туңдырма?», «Анатомик театр» (2003), «Микроб» (2003), «Исхакый әлифбасы» (2008), «Тукайга сәяхәт» (2011), Татарстан китап нәшриятында «Ялкау өстәл», «Шүрәле әлифбасы», «Сүз» нәшриятында «Су анасы янында», «Сызыклы кәҗә», «Шәп сабак», «Әфлисунлы малай», «Серле күл», «Авыр икән “2”ле», «Болыт мичләре», «Табылган көндәлек», «Бу мин – Сарбай», «Качкын көнгерә», «Уймак һәм каймак», «Муса дәфтәре», «Айга сәяхәт», «Җүкәтау», 2013 елда «Яратабыз мәктәпне» – җырлар китабы дөнья күрә.

Фото: ru.wikipedia.org

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров