Онлайн трансляция

Свернуть

Моңнары җырында чагыла: Флера Сөләйманова белән хушлашу

Моңнары җырында чагыла: Флера Сөләйманова белән хушлашу

https://tnv.ru

18 Сентябрь 2023, 11:31

33

0

Моңнары җырында чагыла: Флера Сөләйманова белән хушлашу
Татарның моңлы сандугачын, иң халыкчан җырчысын соңгы юлга озаттылар. Мәрҗани мәчетенә Флера Сөләйманова белән хушлашырга аның яраткан тамашачысы, якташлары, иҗатташ дуслары килгән иде.

Һәрберсе халык мәхәббәтен казанган артистның никадәр тыйнак, гади, изге күңелле булуы турында сөйли. Тәрбияләп үстергән балалары күз яшен тыя алмады. Озата баручылар арасында Казахстанның Казандагы генераль консулы да бар иде. Чөнки казахлар өчен дә Флера Сөләйманова якын һәм кадерле. Хушлашу мәрәсименнән Люция Нотфуллина репортажы.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров