Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда танылган хәйрияче Әсхәт Галимҗанов яшәгән йорт янды

Казанда танылган хәйрияче Әсхәт Галимҗанов яшәгән йорт янды

https://tnv.ru

18 Сентябрь 2023, 14:38

41

0

Казанда танылган хәйрияче Әсхәт Галимҗанов яшәгән йорт янды
Казанда танылган хәйрияче Әсхәт Галимҗанов яшәгән йорт янды. Ике катлы агач бина ташландык хәлдә була. Монда йорт-җирсезләр төн кунган. Утның да алар гаебе белән чыккан булуы ихтимал, дип фаразлыйлар.

Әсхәт Галимҗановның язмышы күпләргә таныш, изге эшләре турында бөтен Советлар Союзында белгәннәр. Үзе үлгәннән соң, йорты кемгә күчүе билгеле түгел. Әмма аның изге эшләре белән кызыксынган кешеләрне монда экскурсия белән алып килгәләгәннәр. Казан Кремле үрендә аңа багышлап куелган һәйкәл яныннан да кеше өзелми.

Нигә йорты истәлек буларак сакланмаган? Моны Чулпан Касыймова ачыклады.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров