Онлайн трансляция

Свернуть

Лилия Хәмитова һәм Винарис Илъегетнең олы кайгысын уртаклашабыз

Лилия Хәмитова һәм Винарис Илъегетнең олы кайгысын уртаклашабыз

https://tnv.ru

26 Сентябрь 2023, 20:08

1158

0

Лилия Хәмитова һәм Винарис Илъегетнең олы кайгысын уртаклашабыз
Бүген татар эстрадасы җырчылары Лилия Хәмитова һәм Винарис Илъегет гаиләсендә кайгы. Лилия ханымның әнисе Кифая апа вафат була.

«Бүген минем «теща» китеп барды. Беркайчан да аны алай атаганым булмады. Һәрвакыт» Мама», «мамочка», «Әни» дип йөрттем. Ул ярату һәм хөрмәткә лаек иде. Кифая әнкәй белән без 20 елдан артык таныш. Лилия белән дә шул чама. Аның миңа булган ихтирамын мәңге онытмам. Әни, ышанычың һәм җылы сүзләрең өчен рәхмәт сиңа. Урының оҗмахта булсын!» — дип язган Винарис үзенең социаль челтәрләрендә.

ТНВ сайты редакциясе исеменнән тирәк кайгы уртаклашабыз.

Фото: соц.сети

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров