Онлайн трансляция

Свернуть

Татар халкының борынгы һәм бик бай кулъязма тарихын күрсәттеләр - видео

Татар халкының борынгы һәм бик бай кулъязма тарихын күрсәттеләр - видео

https://tnv.ru

19 Октябрь 2023, 11:17

97

0

Татар халкының борынгы һәм бик бай кулъязма тарихын күрсәттеләр - видео
Татар халкының борынгы һәм бик бай кулъязма тарихы бар. Ул ядкәрләр безгә башта туган телебезне сакларга, аннары милли үзаңны ныгытырга ярдәм итә алыр иде.

Хәзер Татарстанның 8 меңнән артык язма мирасы бар. Милли китапханәдә узган халыкара конференциядә Марат Әхмәтов «Бу язуларны тирәнрәк өйрәнгән саен, милләт тарихын дә күбрәк белә алыр идек" — дип белдерде.

Борынгы документлар, календарьлар, кулъязмалар тәкъдим ителгән күргәзмә оештырганнар. Андагы экспонатларның күбесе Санкт-Петербургтан. Бу — күренекле галим Николай Лихачев эшләре. Үз вакытында ул Казаннан илһамланып кайтып, шушы язма ядкарьләрне барлый башлый. Республика башкаласы элек-электән шәрык тарихын өйрәнүдә алдынгылардан була.

Конференциядә нинди үзенчәлекле экспонатлар тәкъдим ителә? Тарихчылар һәм белгечләр нинди яңалыклар җиткерә? Теманы Инзилә Хөсәенова дәвам итә.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров