Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев вафат

Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев вафат

https://tnv.ru

20 Октябрь 2023, 10:13

772

0

Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев вафат
Бүген Татарстанның халык шагыйре, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе Разил Вәлиев арабыздан китеп барды. Аңа 76 яшь иде.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов бүген Разил Вәлиевнең йөрәге тибүдән туктаганын хәбәр итте. Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе утырышы бер минутлык тынлык белән башланды.

2020 елның август аеннан Разил Исмәгыйл улы Вәлиев «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминев киңәшчесе булып эшләде һәм аның эш урыны «Болгар радиосы» урнашкан бинада — М.Горький урамы 15 йортта иде. Разил аганы радионың иң тугры тыңлаучысы дип әйтеп булгандыр, чөнки ул көн саен радионы тыңлап кирәкле урында мактап, хата китсә, аның турында кисәтеп тора иде. Күп еллар радиода эшләгән тәҗрибәле журналистлар өчен дә аның киңәшләре, фикерләре бик кадерле булды.

Разил әфәнде әлегә хәтле дә «ШАЯН ТВ» эшчәнлеге буенча гел киңәшләрен бирә иде. Ул татар теленә тәрҗемә ителгән безнең йөзләгән мультфильм, документаль фильмнарны карап чыгып үзенең фикерен җиткерде, тәрҗемәчеләр, редакторлар, балалар белән җыелып дәресләр үткәрде. Аның язган шигырьләре, җырлары, әкиятләре татар балаларын гомер буе озата килер.

«Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе коллективы Разил Исмәгыйл улының туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша.
Разил Вәлиев белән хушлашу 21 октябрьдә шимбә көнне 10:00 сәгатьтә Казан шәһәре, Татарстан ур., 1 йорт адресы буенча Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында була.




Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров