Онлайн трансляция

Свернуть

Разил Вәлиев: "Минем бәхет - тик минеке булыр, - туктамасын гына йөрәгем.."

Разил Вәлиев: "Минем бәхет - тик минеке булыр, - туктамасын гына йөрәгем.."

https://tnv.ru

20 Октябрь 2023, 17:14

542

0

Разил Вәлиев: "Минем бәхет - тик минеке булыр, - туктамасын гына йөрәгем.."
Бүген Татарстанның халык шагыйре, язучы, ТР Дәүләт Думасы элеккеге депутаты, ТНВ генераль директоры киңәшчесе Разил Вәлиев арабыздан китеп барды.

Бөек шәхес «Ком сәгате» тапшыруы кунагы булган иде. Данил Гыйниятов алып барган тапшыруда ул үзенең «Тик минеке» дип аталган шигырен укыган иде.


Тик минеке

Җилләрдән мин сафлык таләп иттем,
Болытлардан аклык сорадым.
Хаклык эзләп, пакьлек эзләп җирдә
Тирәнәйде маңгай сырларым.

Күңелемә кайгы-сагыш төшсә,
Ак чәчәкләр җирдә эзләдем.
Офыкларга карап көтә торгач,
Сагышларга мандым күзләрем.

Аклык эзләп гомер иткәнгәме, —
Ап-ак булды чигә чәчләрем.
Шатлыгымны җилгә сибеп йөрдем,
Тик кайгымны җиргә чәчмәдем.

Моннан ары күзне күккә төбәп,
Буш хыяллар белән йөрмәмен.
Минем бәхет — тик минеке булыр, —
Туктамасын гына йөрәгем.

Разил Вәлиев



Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров