Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Разил Вәлиевнең хатынының кайгысын уртаклашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Разил Вәлиевнең хатынының кайгысын уртаклашты

https://tnv.ru

20 Октябрь 2023, 17:44

75

0

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Разил Вәлиевнең хатынының кайгысын уртаклашты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының халык шагыйре Разил Вәлиевнең тормыш иптәшенең кайгысын уртаклашты.

«Хөрмәтле Алия Мидхәт кызы!

Тормыш иптәшегез, Татарстан Республикасының халык шагыйре Разил Исмәгыйль улы Вәлиев вафат булу сәбәпле, чын күңелдән кайгыгызны уртаклашам.

Сезнең гаиләгез, туганнарыгыз һәм якыннарыгыз гына түгел, республикабыз да зур югалту кичерде. Татарстанның күренекле улы, якты, үзенчәлекле шагыйрь, тәҗрибәле парламентарий, туган телне саклауга, республиканың фәнни-мәгариф потенциалын ныгытуга, милли сәнгать хәзинәсен һәм мәдәниятен арттыруга уникаль өлеш керткән энергияле шәхес — дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе вафат булды.

Заман белән бер яңгыраштагы бу күпкырлы эшчәнлегендә аның туган җиргә эчкерсез мәхәббәте һәм үз халкының язмышына катнашы, бай табигый сәләтенең юмартлыгы һәм күркәм омтылышларының киңлеге лаеклы чагылыш тапкан. Разил Исмәгыйль улы матур, бай эчтәлекле һәм бик нәтиҗәле тормыш алып барды, һәм безнең белән аның иҗатының күпсанлы җимешләре, аның игелекле эшләре, аның турында якты истәлекләр кала.

Сезнең белән бу зур кайгыны чын күңелдән уртаклашам, шулай ук кызыгыз Сөембикә Разилевнага, мәрхүмнең барлык туганнарына таяныч сүзләрен җиткерүегезне сорыйм. Кайчандыр сезне бәйләгән мәхәббәт, искиткеч тормыш иптәше һәм кайгыртучан әти турында матур хәтирәләр сезгә югалтуның чамадан тыш авырлыгын бергәләп үткәрергә ярдәм итсен. Бу авыр көннәрдә сезгә көч һәм ныклык телим».

Фото: rais.tatarstan.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров