Онлайн трансляция

Свернуть

Казахстанда Флера Сөләйманованың исеме мәңгеләштереләчәк

Казахстанда Флера Сөләйманованың исеме мәңгеләштереләчәк

https://tnv.ru

24 Октябрь 2023, 12:13

202

0

Казахстанда Флера Сөләйманованың исеме мәңгеләштереләчәк
Татарстанның халык артисты Флера Сөләйманованың исемен Казахстанның Актүбә, яки Алмата шәһәрендә мәңгеләштерергә мөмкиннәр. Бу хакта «Татар-информ» яза.

«Без Флера апайның исемен Казахстанда мәңгеләштерү тәкъдиме белән чыктык. Әмма бездә ономастик комиссиягә тәкъдим ителү өчен шәхеснең вафатына биш ел үткән булырга тиеш икән», — дигән Казахстанның Казан шәһәрендәге генераль консулы Ерлан Искаков Флера Сөләйманованың вафатына кырык көн булгач Мәрҗани мәчетендә оештырылган Коръән ашында.

«Флера Сөләйманова ике халык дуслыгына үз өлешен кертте. Татар теленә тәрҗемә итеп Флера апа башкарган казах җыры татар халкы тарафыннан яратып кабул ителде», — дигән ул «Әниемә җырын күздә тотып.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанның халык артисты Флера Сөләйманова 14 сентябрь көнне арабыздан китеп барды.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров