Онлайн трансляция

Свернуть

Якутск шәһәрендә “Казан” скверы һәм Муса Җәлилгә һәйкәл ачылган

Якутск шәһәрендә “Казан” скверы һәм Муса Җәлилгә һәйкәл ачылган

https://tnv.ru

31 Октябрь 2023, 11:00

84

0

Якутск шәһәрендә “Казан” скверы һәм Муса Җәлилгә һәйкәл ачылган
Саха Республикасының Якутск шәһәрендә «Казан» скверын һәм халкыбызның патриот-шагыйре Муса Җәлилгә һәйкәл ачу тантанасы узган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тантанага җыелган кунакларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев сәламләгән.

Исегезгә төшерәбез, “Казан” скверын булдыру һәм һәйкәл кую идеясе белән шәһәр мэры Евгений Григорьевка “Туган як” татар мәдәни үзәге вәкилләре чыккан булган.

Фото: tatar-congress.org

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров