Онлайн трансляция

Свернуть

Ерак Көнчыгыш татарлары үз төбәкләрендә Халыклар дуслыгы йортлары ачарга тәкъдим итә

Ерак Көнчыгыш татарлары үз төбәкләрендә Халыклар дуслыгы йортлары ачарга тәкъдим итә

https://tnv.ru

22 Январь 2024, 12:11

59

0

Ерак Көнчыгыш татарлары үз төбәкләрендә Халыклар дуслыгы йортлары ачарга тәкъдим итә
Ерак Көнчыгыш татарлары үз төбәкләрендә Халыклар дуслыгы йортлары ачарга тәкъдим итә. Бу хакта алар Татарстан Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразыев белән очрашуда белдерде.

Республика делегациясе узган атнада Камчатка краена эш сәфәре белән барды. Петропавловск-Камчатскийга Приморье-Диңгез буе, Байкал аръягы, Хабаровск, Сахалиндагы татар иҗтимагый оешма вәкилләре җыелды. Татар телен саклап калу өчен, мөфтиятләр, татар эшмәкәрләре белән хезмәттәшлекне ныгытырга кирәк, диләр. Тәкъдимнәрнең кайсысын тормышка ашырмакчылар? Бу көннәрдә Камчатка ярымутравында хәбәрчебез Рүзәл Шәрипов эшләде. Диңгез буеннан аның репортажы.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров