Онлайн трансляция

Свернуть

Татар теле Россиядәге иң популяр телләр рәтендә

Татар теле Россиядәге иң популяр телләр рәтендә

https://tnv.ru

07 Февраль 2024, 14:20

46

0

Татар теле Россиядәге иң популяр телләр рәтендә
Татар теле Россиянең көндәлек тормышында иң киң таралган һәм кулланыла торган 5 тел исемлегенә керде. Мондый нәтиҗәгә 2021 елда уздырылган Бөтенроссия халык санын алу нәтиҗәләрен анализлаган Россия фәннәр академиясе галимнәре килгән.

Россиядә рус телен 134 миллион кеше белә. Икенче урында – инглиз (5,07 миллион), өченчедә – татар (3,26 миллион), дүртенчедә – чечен (1,49 миллион), башкорт теле бишенче баскычта (1,09 миллион).

Көндәлек тормышта кулланылган телләр: рус (111,5 миллион), икенчедә – татар (4,07 миллион), өченчедә – чечен (1,64 миллион), дүртенчедә – башкорт (1,32 миллион), бишенче баскычта авар теле (0,91 миллион) урнашкан, диелә "Миллиард.Татар" сайтында.

Фото: ТНВ


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров