Онлайн трансляция

Свернуть

Бүген иң яхшы нәфис сүз осталарының исемнәре билгеле булачак

Бүген иң яхшы нәфис сүз осталарының исемнәре билгеле булачак

https://tnv.ru

04 Апрель 2024, 12:17

43

0

Бүген иң яхшы нәфис сүз осталарының исемнәре билгеле булачак
4 апрель көнне Казанның «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә халкыбызның иң мөһим мәдәни ел вакыйгасы - «ТАТАР СҮЗЕ» дүртенче Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенең Гала-концерты узачак!

 Без финалга таба якынлашабыз! Димәк, дәрәҗәле жюри үз эшенә йомгак ясаячак һәм бик тиздән иң яхшы нәфис сүз осталарының исемнәре билгеле булачак! Чара Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «Татарстан - Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе тарафыннан оештырыла һәм телевизион проект буларак тормышка ашырыла. Җиңүчеләр кемнәр булачак? Яңалыклар артыннан күзәтеп барыгыз!


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров